Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
23 июль , 18:57

Коточкыч хәл: балалары алдында ике хатын сугышкан

Кая бара бу дөнья?

Социаль челтәрләр.
Фото:Социаль челтәрләр.

Уфаның “Энтузиастлар кварталы”нда урнашкан күп катлы йортта лифтта күзәтү камералары ике хатынның якалашып китүләрен теркәгән. Видеоязмадан җәнҗалның лифтта башлануы күренә: башта лифтка бала иярткән бер хатын керә, арттан кызын иярткән икенче хатын керә. Беренче хатын икенче хатынны этеп чыгармакчы була. Аларны бер ир араларга тели (икенче хатынның ире булса кирәк). Компания тиешле катка кадәр барып җитә, якалашып талашу подъездда дәвам итә. Монда инде җәнҗалны башлаган хатын үзенең “дошман”ының башына пакет белән тондыра. Ир сугыш чукмары хатынны, муеныннан тотып, читкә алып китә һәм подъезддан чыгармый тора, үзе кемгәдер шалтырата. Иң аянычы: ике ананың шулай ямьсез итеп сугышуы кечкенә балалар алдында булган. Каза күргән хатынга  медицина ярдәме таләп ителгән.

Соңрак  БР буенча Эчке эшләр министрлыгында  вакыйгадан хәбәрдар булуларын белдерделәр.

“Бу хәл турындагы хәбәр Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Уфа буенча 6нчы санлы полиция бүлегендә теркәлгән. Җәнҗалның ике ягы да бер-берсенә карата дәгъвалары булмавы турында гариза язды”, – диделәр ведомствода. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: