Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 июль , 19:12

Яз мизгеле булмаса да, су баса...

Ни хәл бу?!

БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты

Күп кенә социаль челтәрләрдә һәм Телеграм-каналларда язуларынча, төнлә яуган койма яңгырлар аркасында туймазы елгасы ярларыннан чыккан. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә,  су дәрәҗәсе күтәрелү сәбәпле, кайсыбер ихаталар, гаражлар һәм берничә йортны су баскан.

Вакыйга урынына кичекмәстән коткаручылар килеп җиткән. Алар бу хәлне контрольдә тота, үзгәрешләр булган очракта оператив рәвештә эш итәр өчен  ихаталар буйлап йөри.

“Календарьда җәй мизгеле булуга карамастан,  безгә су басу белән эш итәргә туры килә. Әлеге моментка кешеләргә эвакуация таләп ителми, – диләр комитетта.  – Явым-төшем күләме кимү сәбәпле, Туймазы елгасы дәрәҗәсе төшә башлады. Һәрхәлдә безнең белгечләр су баскан районнардагы кешеләргә ярдәм итәр өчен гел әзер торалар”.

Гадәттән тыш хәлләр  буенча дәүләт комитеты мәгълүматы буенча, йорт яны территорияләрен судан арындыралар. Оператив штаб эшли. Ситуация контрольдә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: