Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 июль , 15:59

Машинасы ватылмаса, авариягә эләкмәс иде

Юл һәлакәтләреннән Аллаһ сакласын.

Шимбә көнне Октябрь проспектында 164нче санлы йорт каршында "Шкода Октавиа" руле артындагы 21 яшьлек водитель, Трамвай урамына табан хәрәкәт иткәндә каршына килгән "Хундай Туксон"га бәрелгән. Авариядән соң "Шкода" водителе, башы җәрәхәтләнеп, дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Медицина ярдәме күрсәткәч, аны өенә кайтарып җибәргәннәр. "Шкода" водителе сүзләренчә, авария сәбәбе - аның машинасының техник төзексезлеге. Юл-транспорт вакыйгасы буенча административ тикшерү башлаганнар.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: