Республикада төнлә көчле койма яңгырлар Ярмәкәй районының Түбәнге Карамалы авылында Карамалы елгасы аша күперне агызган. Шулай ук 15 кеше яшәгән ихатаны (йорт яны территорияләрен) дә су баскан. Йортларга ук су кермәгән. Халык белән сөйләшүләр үткәрелгән. Вакыйга урынында МЧСның оператив төркеме эшли.
Ведомство хәбәре буенча, йортларны су басу куркынычы юк. Урап узу юллары бар.
Бүген иртәнге 9.00 сәгатькә яңгыр туктаган, ихаталардан су киткән, елга үзәне элекке рәвешенә кайткан. Районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышы планлаштырылган.
Чыганак: bashinform.ru