-9 °С
Болытлы
Архангель районының Абзан авылында Инзәр елгасы буенда 1964 елгы ир-ат батып үлгән. Аның гәүдәсен су керергә килүчеләр чыгарган;
Агыйдел шәһәрендә елгада 1969 елгы ир-ат батып үлгән. Коткаручылар аның аның гәүдәсен әле тапмаган;
Дүртөйле районының Тәкәрлек авылында буада 1966 елгы ир-ат батып үлгән.
Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитетында ял итү өчен махсус җиһазландырылган пляжларны сайларга, исерек килеш суга кермәскә һәм балаларны елга-күлләр янында күздән ычкындырмаска киңәш итәләр.
Чыганак: Башинформ