Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
21 июль , 21:50

Бүздәктә бер ир суга батып үлгән

Ул рөхсәт ителмәгән урында су коенган. 

Бүздәктә бер ир суга батып үлгән
Бүздәктә бер ир суга батып үлгән

Бу аяныч хәл бүген Бүздәк районының Таллыкул авылы күлендә булган.

Беренчел мәгълүмат буенча, ике ир-ат һәм бер хатын-кыз су керү өчен җиһазландырылмаган урынга килгәннәр. Өчесе дә резина матраста ярдан 500 метр тирәсе ераклыкка йөзеп барганнар.

Егетләрнең берсе матраска басып, суга сикергән, шуннан соң матрас әйләнеп капланган һәм барысы да суда чумган. Ир бата башлаган. 

Икенче ир батучыны коткарырга тырышкан. Нәтиҗәдә ул аны көч-хәл белән ярга чыгарган. Ләкин табиблар килгәнче ул үлгән. Хатын матраска тотынып, ярга үзе йөзеп чыга алган. 

Әле оператив-тикшерү эшләре бара.

Чыганак: Башинформ

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: