Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 июль , 09:21

Подъезд янында егылган бабайга күршесе ярдәм итмәгән (ВИДЕО)

Кешелеклерәк булыйк, җәмәгать!

Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Уфада кичәге гарасат вакытында 83 яшьлек бабай өенә кайтып барган. Подъездга керер өчен ачкычларын алганда баскычта таеп егылган. Яныннан узып баручы күрше хатынның ярдәм итүен сораган, әмма ул аңа булышмаган.

Берничә минуттан җирдә яткан пенсионерны бер малай күреп калган. Әлбәттә, бабайны торгызырга аның көче җитмәгән, ярдәмгә узгынчы ир булышкан. Алар икәүләп бабайны фатирына керткәннәр. Телефоннан кызына шалтыратканнар, ашыгыч ярдәм чакыртканнар.

Тирә-ягыбыздагыларга карата игътибарлырак һәм кешелеклерәк булыйк, җәмәгать. Мондый хәлгә кем дә тарырга мөмкин.

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: