Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 июль , 11:21

Нефтекамада имгәнгән үсмерне тапканнар

Ул үзе югарыдан сикергәнме, әллә аны этеп төшергәннәрме?

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Нефтекамада күп катлы йорт тәрәзәләре астында имгәнгән 14 яшьлек үсмерне тапканнар. Ул югарыдан егылып төшкәнгә хас булган җәрәхәтләр алган. Шуны әйтергә кирәк, малай биредә яшәми, Mash Batash Телеграм-каналы язуынча, ул Энергетик поселогыннан.  Вакыйга урынына ашыгыч ярдәм һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре килгән. Укучы малайны госпитализацияләгәннәр. Аның умыртка сөяге сынган дип фаразлана. 

Соңрак Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, авыруның хәле авыр, тотрыклы. Ул реанимациядә ята.

Полицейскийлар вакыйганың сәбәпләрен ачыклый. 

Чыганак: bashinform.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: