Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
18 июль , 10:10

Егылып үлә язган

Тәтешле табиблары яшәү белән үлем арасында калган кешене коткарган.  

Егылып үлә язган
Егылып үлә язган

Тәтешле табиблары яшәү белән үлем арасында калган кешене коткарган.

 

 Югары Тәтешле район үзәк дәваханәсе табиблары бетон идәнгә егылып башын бәргән кешенең гомерен саклап калганнар. Пациентны район дәваханәсенә “ашыгыч ярдәм” машинасында китергәннәр. Табиблар аңа баш мие җәрәхәте диагнозы куйганнар.

Пациентны реанимация бүлегенә урнаштырып, санавиация көткәндә, хәле тагын да начарлана баруын аңлаганнар. Аның гомеренә зур куркыныч янаган, исәп инде минутларда барган. Бу хакта БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең телеграм-каналында язды.

Баш табиб Илгиз Шәнгарәев, яшәү белән үлем арасында калган пациентка, ашыгыч рәвештә ярдәм кирәклеген белдергән  һәм хирургия бүлеге мөдире  Ришат  Фәгамов  белән операциягә тотынганнар. 2,5  сәгать ярым барган операция. Алтын куллы табиблар пациентның башыннан 50 мл.нан зуррак эпидураль гематома алганнар.

Бераз вакыт узуга пациентның хәле тотрыклыга әйләнгән, ул инде дәваханәдән чыккан. Арытаба бар да яхшы булсын.

Шулай, дуслар, кая егылырыңны белсәң...

 Ә Тәтешле табибларына: “Афәрин!” Эшләрегез уң булсын, үзегез дә авырмагыз. Җаваплы һөнәрегездә акыл һәм белем, йөрәк сиземләве гел киңәшче булсын.

 

Фото: Айрат Рахматуллин, соцсети

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: