Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
18 июль , 09:48

19 яшьлек егет дусларының күз алдында батып үлгән

Күңелле ял фаҗигагә әверелгән.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

В Башкирии 19-летний парень утонул на глазах у друзей Туймазыда кичә кич дуслары белән ял иткәндә 19 яшьлек егет батып үлгән. Фаҗига су коеныр өчен махсус җиһазландырылмаган урында теркәлгән. Анда су керүне тыючы аншлаглар да урнаштырылган булган, дип хәбәр итәләр БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында. Ведомство мәгълүматы буенча, яшьләр компаниясе ял итәр өчен буа буенда йорт арендалаган. Су керү тыеда дигән билгеләр урнаштырылуына карамастан, 19 яшьлек егет дуслары алдында суга чумган. Тик, кызганычка каршы, башкача ул су өстендә күренмәгән. Егетнең дуслары аны үзаллы табарга тырышкан, әмма тырышулар юкка булган. Шуннан соң гына яшьләр коткару хезмәтенә шалтыраткан. Бүгенгә водолазлар эше планлаштырылган. Вакыйга урынында полиция эшли. Коткару эшләренә БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары җәлеп ителгән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: