Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
17 июль , 16:38

Мәскәүдә Бәләбәйдән килгән егет һәлак булган

РЕН ТВ, Телеграм
Фото:РЕН ТВ, Телеграм

Мәскәүдә мотоциклда  бер ир җәяүлене бәрдергән. Үлемечле авария 16 июль төнендә теркәлгән. Бу хакта үз чыганагына таянып, РЕН ТВ хәбәр итә. Мотоциклчы үзе җәрәхәтләнгән. Аның шлемы вакыйга урынында яткан.

Һәлак булучы ир турында аның  башкалага эшкә Бәләбәйдән  килүе билгеле. Ул күп балалы гаиләдә тәрбияләнгән. Хәзер туганнары алдында һәлак булган   19 яшьлек егетнең җәсәден туган шәһәренә алып кайтып җирләү бурычы тора. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: