Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
17 июль , 10:25

“Агыйделдә бер егет, әллә инде исерек...”

Салмыш каһарманны елга агымы алып киткән.

“Агыйделдә бер егет, әллә инде исерек...”
“Агыйделдә бер егет, әллә инде исерек...”

“Елганың бер ярыннан икенче ярына йөзеп чыгу белән мавыкмагыз! Агым агып китәр! Куркыныч!” дип кисәтеп торсак да, каһарманнар табылып тора. Бүген  Ишембай янында Агыйдел елгасында 22 яшьлек егетне дә нәкъ шулай агым алып киткән.

Ярдәм кирәклеге турындагы  хәбәр коткаручыларга  иртән килеп ирешкән: елга тоткынлыгында калган егет үзаллы ярга йөзеп чыга алмаган. Чакыру урынына коткаручылар, ашыгыч ярдәм табиблары, полицейскийлар килеп җиткән.

Эш шунда – 22 яшьлек ике егет елганы агымга каршы йөзеп чыгарга булганнар. Берсе аргы якка  йөзеп чыккан, икенчесенең хәле җитмәгән. Исән-имин ярга чыкканы, дусын коткаруларын сорап, коткаручыларга шалтыраткан.

Коткаручылар егетне ярга чыгарып җиткергәннәр. Табиблар караган. Дәваханәгә салу кирәк булмаган. Бер нәрсә ачыкланган – егет исерек булган.

“Елгада су күтәрелү сәбәпле бу урында су керү тыела”, диләр БР буенча МЧСның матбугат хезмәтендә бу уңайдан.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: