Башкаланың гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, чыгышы белән Федоровка районыннан 42 яшьлек ир-ат “Солнечный” пляжына килгән. Ял иткән, су кергән. Әмма соңрак нигәдер көймәдә кыргый пляжга күчкән, анда инде ялын “градус астында” дәвам иткән. Әмма кире ничек кайтасын ул уйламаган: кичен бу тирәдә көймәдә йөзүчеләрне очратмаган ул, ә телефонын су читендәге чүп-чар арасына төшереп җибәргән.
“Телефонын эзлим дип үзе дә суга төшеп киткән. Алдагы 12 сәгать вакытын ул бүрәнәләргә тотынган килеш суда үткәргән: аның ярдәм сорап ялваруларын ишетүче булмаган. Бәхеткә, иртән аны ишеткәннәр һәм коткаручыларны чакыртканнар”, – диләр ведомствода.
Эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре аны судан чыгарган һәм теге ярга чыгарып куйган. Медицина ярдәменнән ир баш тарткан.
Чыганак: bashinform.ru