Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 июль , 11:36

Мошенниклар йорт чатлары аша эш итә хәзер

Харап инде, хет сүндереп куй шул  телефонны...

Русиядә мошенниклар гомум йорт чатларын куллану белән яңа алдау схемаларын уйлап тапканнар. Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне законсыз куллануга каршы көрәшне оештыру идарәсе экспертлары “Вестник киберполиции России” Телеграм-каналында кисәтте.

Мәсәлән, аферистларның  күршеләр исеменнән парковка урыннарын сата алулары билгеле. Түләү хакын алгач, алар юкка чыга. Моннан тыш, мошенниклар очсыз хакка төзелеш материаллары калдыкларын яисә техника сатарга мөмкин, алар фатирларга ремонт ясарга да тәкъдим итә, шулай алдан түләүне шарт итеп  куеп. Җинаятьчеләр шулай ук хәйриячелек темасын да куллангалыйлар, авыру балаларга яисә берәдәк хайваннарга акчалар җыюны игълн иткән очраклар бар. Постларына төрле фотосурәтләр дә куя алар, алар, әлбәттә, чынга туры килмәгән була.

Бу уңайдан  русиялеләрне шундый карарлар кабул итәргә ашыкмаска чакыралар, нинди дә булса мәсьәләне шәхси очрашып хәл итәргә кирәк, диләр. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: