Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 июль 2024, 09:57

Балалар лагерьлары янында коткаручылар кизү тора

Нәрсә булган?

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Яңгырлар яву һәм  Мәләвез районындагы Нөгеш, Юмагуҗа сусаклагычларыннан күпләп су җибәрүләре сәбәпле Агыйдел елгасында су дәрәҗәсе күтәрелү күзәтелә.

Елгадан ерак түгел өч балалар лагере урнашкан: “Дружба”, “Зеленые дубки” һәм “Горное эхо”. Су басуы ихтимал урыннарда Русия МЧСы хезмәткәрләре, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары һәм Мәләвез районы хакимияте кизү тора. Кирәк булса дип балаларны вакытлыча урнаштыру пунктларына эвакуацияләү өчен автобуслар әзерләгәннәр.

Әлеге вакытта су басу хәвефе күзәтелми.

"Шулай ук үтүчәнлеге югары булган техника, көймәләр һәм коткару жилетлары белән баш идарәнең 11нче янгын-коткару отрядының 50 кешелек җыелма мобиль отряды әзерлектә. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә оператив штаб эшләвен дәвам итә. Вакыйга контрольгә алынды”, – ип хәбәр иттеләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: