Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 июль 2024, 09:18

Агыйдел елгасында төнлә 7 кеше утырган катамаран әйләнгән

Бөрҗән районының Миңдегол авылыннан ерак түгел Агыйдел елгасында сплав вакытында 7 кеше утырган катамаран әйләнгән. Көчле агым аркасында кешеләр суга егылып  төшкәннәр.

Әйләнгән катамарандагы кешеләр төркемен моторлы көймәдә ике кеше эзләп чыккан, әмма беркемне тапмаганнар. Шулчак эзләүләргә МЧС хезмәткәрләре һәм республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары кушылган.

“Катамарандагыларның барысы да коткару жилетларында булган, алар агым буйлап аска табан үзаллы ярга кадәр йөзеп чыккан һәм якындагы торак пунтка барып җитә алган. Медиклар барлык туристларны карап чыкканнан соң, 6 кешене җибәргәннәр, 1 хатынны Бөрҗән үзәк район дәваханәсенә канәгатьләнерлек хәлдә госпитализацияләгәннәр”, – дип хәбәр итәләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Республика территориясендәге  елгаларда су  үткәрүчәнлеге һәм  дәрәҗәсе  күтәрелү сәбәпле ведомствода су маршрутларына чыгуны катгый рәвештә чикләргә киңәш итәләр. Бу хәвефле булырга мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: