-3 °С
Болытлы
Республиканың махсус хезмәтләренә кичә кич Ишембайда өлкән яшьтәге ир-атның урманга миндеккә дип чыгып китеп, кире кайтмавы турында хәбәр килә.
Әлегә билгеле булуынча, 83 яшьлек ир-ат кичке сәгать тугызлар тирәсендә урманга киткән. Бүген иртәнге 06.00 сәгатькә ул табылмаган. 06.25 сәгатьтә МЧС коткаручылары эзләү-коткару эшләрен башлаган. Эзләү әле дә дәвам итә.
Чыганак: bashinform.ru