Хәвеф-хәтәр
14 июль 2024, 07:52

Талашкач, егет сөйгән кызын урманда ташлап киткән

Уфада бер егет,  сөйгәне белән талашканнан соң аны ялгызы урманда калдырып киткән. Зеленая роща микрорайонда Караидел елгасының сул ярында ярдәм сораган яшь кыз турындагы хәбәр  Уфаның гражданнарны яклау идарәсенә көндез килә.

Коткаручылар вакыйга урынына катерда юллана. 21 яшьлек кыз  сүзләре буенча, бирегә ул сөйгәне белән килгән. Урманда йөргән вакытта алар талашкан һәм егет кызны урман уртасында ялгызы ташлап калдырган. Кыз ике сәгать чамасы адашып йөргән,  елгага таба чыккач, аның ярдәм сорап кычкырган тавышларын ишеткән шаһитлар  махсус хезмәтләргә хәбәр иткән.  

Коткаручылар яшь кызны каршы ярга илтеп куйган. Ул медицина ярәменә мохтаҗ булмаган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас