Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
14 июль 2024, 12:51

Әбҗәлилдә бер кешене агулы елан чаккан

Берничә сәгатьтән ханымның аяк-куллары ойый һәм шешә башлаган.

Әбҗәлилдә бер кешене агулы елан чаккан
Әбҗәлилдә бер кешене агулы елан чаккан

Әбҗәлил районының Аскәр авылында яшәүче бер ханымны, бакчасында эшләп йөргәндә, елан чаккан.

Куе үлән арасында еланны үз күзләре белән күрмәгәч, моңа игътибар да итмәгән, яраланган җире кырмыска тешләгәнгә сызлый дип уйлаган. Әмма ире, аягының кызарган җирен карагач, ике кечкенә тишек булуын күргән, һәм бу елан чаккан эзләр икәнен аңлаган. Өстәвенә, ике аягында да шундый ук яралар булган. Берничә сәгатьтән ханым аяк-кулларын сизми башлаган һәм нык шешкән. Шуннан ире аны машина белән хастаханәгә алып киткән.

Хирургия бүлегендә бер тәүлек дәваланып ятканнан соң, аны кайтарып җибәргәннәр, һәм ул өендә тагын биш көн уколлар алган. Хәзер бу ханымның хәлләре яхшырган, аякларының шеше кайткан.

Чыганак: Башинформ

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: