+1 °С
Ачык
Салават шәһәрендә кичә кич “Химик Совхозы” бакчачылар ширкәтендә янгын чыккан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә хәбәр итәләр.
“Мәйданы 3*4 булган тактадан төзелгән бакча йорты дөрләп яна иде. Янгын сүндерүгә 15 кеше һәм 4 берәмлек техника җәлеп ителде. Янгын сүндерелде”, – диләр коткаручылар.
Янгын нәтиҗәсендә 32 яшьлек ирнең кул-аяклары пешкән. Аны Салаватның шәһәр дәваханәсенә илткәннәр, әмма табиблар тикшерүеннән соң ул госпитализациядән баш тарткан.
Чыганак: bashinform.ru