Уфада прокуратура таләбе буенча укучы дәрес вакытында җәрәхәт алганы өчен Сипайлово бистәсендәге мәктәпкә штраф салганнар. Тикшерүне Октябрь районы прокуратурасы үткәргән.
Хәл болай булган. Быел апрель аенда 5 сыйныф укучылары хезмәт һәм технология дәресе вакытында кар тараткан. Территорияне җыештырганда малайларның берсе сыйныфташына көрәк белән суккан.Баш мие селкенгән укучыны дәваханәгә алып киткәннәр. Вакыйга моментында фельдшер мәктәптә булмаган.
“Бу уңайдан прокуратура инициативасы буенча белем бирү учреждениесе „мәгариф турында законнарда каралган укучыларның хокукларын һәм ирекләрен бозу“ маддәсе буенча 50 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарттырылды”, – дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Прокуратура белем бирү директоры һәм медицина оешмасына күрсәтмәләр әзерләгән, вазифа биләүче ике зат дисциплинар җәза алган.
Чыганак: bashinform.ru