Зианчура районының Башкорт Үргене авылы тирәсендә яшен сугудан 57 яшьлек балыкчы үлгән. БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, кичә көндезге сәгать икеләрдә ир-ат, хатыны сөйләвенчә, Үрген елгасына авылдан көньяк-көнбатышка табан балыкка дип киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Бүген иртән туганнарының берсе аны авылдан 3 км ераклыкта табып алган. Яңгыр ява башлаганда балыкчы яшен сугудан агач төбенә яшеренергә уйлаган булса кирәк, әмма яшен нәкъ шушы агачны суккан.
Вакыйганы тулысынча ачыклау максатында тикшерү чаралары комплексы оештырылган.
Чыганак: bashinform.ru