Амур өлкәсендә быел язын 13 кешенең, шул исәптә 5 Башкортстан кешесенең дә үлем сәбәбе – җир асты сулары басу. Бу авария турындагы җинаять эше экспертизасыннан билгеле булды. Экспертлар төркеменең әгъзасы аңлатуынча, шахтаны берничә минут эчендә су баскан һәм кешеләрнең исән калырга өметләре булмаган, гәрчә аларны коткару операциясе ике атна дәвам итсә дә.
Галимнәр билгеләвенчә, мондый аварияләрне алдан берничек тә фаразлап булмый, ә инде корбаннарсыз бары тик кешеләрсез руда чыгару технологияле шахталарда гына булырга мөмкин.
Амур өлкәсенең “Пионер” алтын чыгару руднигында авария 18 мартта теркәлде. Шахтада җимерекләр астында 13 кеше калды. Аларның дүртесе – Сибайдан, берсе – Учалыдан. Ир-атлар барысы да машинист булып эшләгән.
Чыганак: bashinform.ru