Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
11 июль , 13:48

Күңелсез саннар

Җәй башыннан алып суда 50 кеше батып үлгән.

Күңелсез саннар
Күңелсез саннар

Шуларның алтысы - балалар.
Башкортстанда 170 кызыну-су коену урыны булдырылуына карамастан, суга батуның төп сәбәбе күзәтүсез урында су коену, шулай ук исерек хәлдә су керү дип атала. Саннар һәм фактларны гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Русия Гадәттән тыш министрлыгының БР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Серов җиткерде.
Аның сүзләренә ярашлы, БР Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, "кыргый" кызыну-коену урыннарында мобиль коткару постларының дежурлыгын оештыру буенча пилот проекты эшли.
Утырыш вакытында районнар башлыкларына суда батып үлүләрне профилактикалау, дежурлар оештыру өчен, "Ата-аналар патруле"н һәм республиканың Әтиләр советын җәлеп итү тәкъдиме булды. Шулай ук 15 июльдән 15 августка кадәр су объектларында хәвефсезлек айлыгы үткәрү карары булды.

"Башинформ" буенча.

Күңелсез саннар
Күңелсез саннар
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: