Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
11 июль , 11:15

Хатынының гәүдәсен судан алып чыккан...

Учалы районында ир-ат батып үлгән хатынын судан алып чыккан. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, фаҗига Тунгатар авылы янында – Уй елгасында – су коеныр өчен махсуслаштырылмаган урында теркәлгән.

Әлегә билгеле булуынча, шаһитлар сүзләренчә, аек булмаган 48 яшьлек хатын коенырга лип суга кергән. Һәм кайсыдыр бер мизгелдә күздән югалган. Хатынны судан ире алып чыккан. Вакыйга урынына ашыгыч ярдәм бригадасы килгән,  медиклар хатынның үлемен раслаган. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: