Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
10 июль , 12:54

Уфадан күп балалы гаилә Татарстанда авариягә очраган

Гаилә башлыгы белән 8 яшьлек бала һәлак булган. 

Күршебез Татарстанның Актаныш районында 9 июль төнендә М-7 “Волга”   трассасында якташларыбыз – күп балалы гаилә – коточкыч юл һәлакәтенә эләккән. Юл эшләре урынында 36 яшьлек Kia водителе,  бер полосадан икенче полосага күчкәндәге маневр вакытында хәвефле тизлекне сайламыйча  башта корылмага бәрелгән, аннары, каршы юл полосасына чыгып, MAN йөк машинасы белән бәрелешкән. Авариядә 8 яшьлек кыз бала шунда ук һәлак булган. Баланың әтисе дәваханәгә барганда үлгән. Балаларның әнисе, 2 һәм 12 яшьлек балалар төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган.

“Татар-информ” хәбәр итүенчә, Яр Чаллы медиклары санавиация ярдәмендә  балаларны республика клиник дәваханәсенә илткәннәр. Аларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Аларның әнисе Яр Чаллыда ашыгыч ярдәм хастаханәсендә дәвалана. Ул реанимациядә ята. Хатын һушында ята, үзаллы тын ала. Тиздән аны палатага күчерергә тиешләр.

Гаилә белән таныш хатын бу хакта түбәндәгеләрне сөйли:

Белүемчә, ике гаилә ике машинада Уфадан Казанга юл тотты. Һәм менә шундый фаҗига... Гаилә күп балалы, бик дус, тату гаилә. Алар хакында бер начар сүз дә әйтә алмыйм. Әтисе белән һәлак булган кыз бала бик кызганыч. Бәлки, ул алгы утыргычта утырган булгандыр. Аларның әнисе әле булса реанимациядә”.

Авария нечкәлекләрен полиция өйрәнә. Җирле прокуратура  юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен ачыклар өчен  тикшерү барышын үз контроленә алган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: