Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
10 июль , 13:03

Әниләренә әйтмичә чыгып киткән кыз бала батып үлгән

Ахирәте дус кызының судан чыкмавын берничә сәгать үткәч кенә хәбәр итә. 

8 июль көнне, Миловка авылына ерак түгел урнашкан карьерда 10 яшьлек кыз бала батып үлде. Ул өлкәннәрдән сорап тормыйча ахирәте белән карьерга су коенырга барган. Су коенганда кыз бала бермәл чума да башкача су өстендә күренми. Моны күргән ахирәте куркышыннан өенә йөгереп кайта. Дус кызы белән булган хәл турында ул берничә сәгать үткәч кенә сөйләргә җөрьәт итә. Карьерда су коену урыны җиһазландырылмаган,  су керүне тыйган билгеләр урнаштырылган булган.

Мәрхүмә баланың гәүдәсен шул ук көнне кичен коткаручылар табып алган...

Без бәләкәй чакта җәйге каникулларга киткәндә укытучылар сулыкларда, табигать кочагында хәвефсезлек техникасын  үтәүнең никадәр мөһим икәнлеген аңлаталар иде. Безнең барыбызга да, әлбәттә, аларның сүзләре формаль кебек кенә тоела иде. Нишләп инде без  сулыкларда батарга яисә берәр кайда янгын чыгарырга тиеш, ди?!  Балачак шундый  гамьсез инде ул, нишлисең... Тик хәзер бит телефоннар, гаджетлар заманасы. Бәлки, батучылар видеоларын күрсәтергә кирәктер балаларга? Аңлыйм, кемнәрдер өчен бу бик тә мәрхәмәтсез һәм шәфкатьсез адым булып тоелырга мөмкин, ләкин өсте җылы, ә төбендә чишмәләр бәреп торган сулыкларда никадәр тиз көзән җыеруын, шул сәбәпле суда  тиз тончыгу хакында балалар белергә тиештер бит? Суга сикерә белү дә мөһим, монда хаталансаң, имгәнү куркынычы зур. Шуңа кайчак йөзә белгән балалар да дөрес сикермичә һәлак була. Миңа калса, моңа бәйле видеозямалар балаларга үтә нык тәэсир итәр иде төсле. Әмма ИҢ МӨҺИМЕ – бары тик рөхсәт ителгән, махсус җиһазландырылган урыннарда су коенырга кирәк. Калган балалар югарыда язылган очраклардан  сабак алсын иде... 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: