Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
10 июль , 11:19

Белореттагы баланы һаман тапмаганнар (ВИДЕО)

Сабыйның якыннары кичергән кайгыны күз алдына китереп булмый...

Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Белоретта кичә, 9 июль көнне,  кече яшьтәге бала сулыкта бәхетсезлек очрагына тарыган. Хәл болай булган. 4 бала буаның шлюзы тирәсендә су кергән. Кайсыдыр мизгелдә 7 яшьлек малай шлюзга якынрак килә дә (бу хактагы видеолар да таралды) аны  көчле агым үзенә тартып ала, һәм ул су астында югала.  Калган балалар ярга чыгып өлгерә.  Вакыйга урынына Гадәттән тыш хәлләр буенчадәүләт комитеты коткаручылары килеп җитә.

Русия Тикшерү комитетының Белорет районара тикшерү бүлеге 7 яшьлек бала белән суда бәхетсезлек очрагы факты буенча тикшерү алды эшен  оештырды.

Баланы әлегә тапмаганнар, эзләүләр дәвам итә... 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: