Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
9 июль , 10:58

Уфада бер ир сазлыкта батып үлгән (ВИДЕО)

Дуслары аның кая киткәнен күрмәде микәнни?

Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Кичә кич Шакша микрорайонының Мәчетле урамындагы 19 санлы йорт тирәсендә  бер ир батып үлгән. Бухакта башкаланың гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр итәләр.

“Вакыйганың шаһиты сүзләре буенча, яр буенда бер компания ял иткән, күп итеп хәмер эчкәннәр. Кайсыдыр бер мизгелдә бер ир дуслары компаниясеннән аерылган да, ничек бар, шулай – майка, шорты һәм кроссовкалар кигән килеш - сазлыкка табан киткән. Абынып егылган мизгелдә ул инде бил тиңентен сазлыклы су эчендә булган. Инде торып басарга тиеш ир берникадәр вакыттан соң да саз өстендә күренмәгәч,  бу хәлне күзәтеп торган ир коткаручыларны чакырткан”, – диләр ведомствода.

Гражданнарны яклау идарәсенең эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре бер метр тирәнлектән ирнең гәүдәсен алып чыкканнар.

Хәмер эчү беркайчан да юньлегә китергәне юк иде әле... 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: