Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
9 июль , 13:42

Чакмагыш районында 4 ир-ат агуланган

Кызганычка каршы, ир-атларның берсе һәлак булган. 

Чакмагыш районында 4 кеше билгесез газ белән агуланган. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итәләр.

Фаҗига Тайняш авылында теркәлгән. Әлегә билгеле булуынча, терлекләр өчен эчәр су корылмасы (поилка) астында 4 ир-ат ферманы су белән тәэмин итә торган техник төенле коеда эшләр башкарганда  билгесез газ белән агуланган.

Вакыйга нәтиҗәсендә бер эшче һәлак булган. Өч иир-атны госпитализацияләгәннәр. Аларның хәле авыр һәм бик авыр дип бәяләнә.

Фаҗига урынына Чакмагыш районы прокуроры Илнур Насретдинов килгән. Күзәтелек чаралары вакытында ул  хәвефсезлек техникасы һәм хезмәт сагы турындагы  законнар таләпләрен  үтәү буенча  җаваплылар гамәлләренә бәя бирәчәк. Нигез булган очракта прокурор чаралары күрү турында мәсьәлә хәл ителәчәк. 

Чыганак: gorobzor.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: