-4 °С
Кар
Уфада бүген иртән “Шевроле Трейблблейзер” автомобиле руле артындагы 37 яшьлек водитель Октябрь проспектының 48 санлы йортына каршы китеп барганда (Үзәк базар ягына хәрәкәт иткәндә) агачка барып менгән һәм реклама тактасын җимергән. Әлегә билгеле булуынча, машина төзек булмау сәбәпле, машина йөртүче идарәне югалткан.
Авариядә имгәнүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр юк, машина яньчелгән.
Тикшерү оештырылган.
Чыганак: bashinform.ru