Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
8 июль , 17:14

Туймазы районындагы баланы коткара алмаганнар

Картәтисе таптаган бала гомере өчен табиблар  дүрт көн көрәшкән, тик...

БРның ДАИсеннән.
Фото:БРның ДАИсеннән.

Туймазы районының Райман авылында картәти кешенең үз оныгын таптавы турында язган идек. “Башинформ” агентлыгына үз чыганагы хәбәр итүенчә, ир-ат йорт ихатасында  машина руле артына утырган һәм уйнап йөргән өч яшьлек оныгын күрмичә артка чигенә башлаган. Картәти кеше баланы таптаган.

“4 июль көнне  69 яшьлек ир ихатадан чыккан вакытта өч яшьлек бала өстенә барып менгән. Машина астында калган баланы авыр хәлдә реанимация бүлегенә госпитализацияләгәннәр. Бүген баланың аңына килмичә һәлак булуы ачыкланды. Тикшерү материаллары БР буенча Тикшерү идарәсенә юнәлтелгән”, – диләр республиканың дәүләт автоинспекциясендә.

Бала бик җитди җәрәхәтләр алган, табиблар кулдан килгәннең барын эшләгән, әмма сабыйны  коткарып кала алмаганнар.

“Бүген реанимациядә үлгән. Ул  яши салмастай җәрәхәтләргә ия иде”, –  дип, вакыйгага карата аңлатма биргәннәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.  

Бернинди үлчәмнәргә салып булмый торган зур кайгы бу  гаилә өчен. Югалтуларны кичерергә Аллаһ ярдәм һәм сабырлык бирсен.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: