-5 °С
Болытлы
Туймазы районының Райман авылында пенсионер внедорожникта өч яшьлек оныгын таптаган, дип яза Mash Batash Telegram-каналы.
Малай ихатада уйнап йөргән. Картәти кеше машинада артка чигенгән һәм оныгын күрмәгән. Ул машинасы белән баланы йорт стенасына китереп кыскан.
Җәрәхәтләнгән баланы дәваханәгә алып киткәннәр. Аның үпкәсе бәрелгән, бот сөяге сынган. Моңа өстәп, сабыйның баш миенә кан сауган. Аны ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырганнар.