Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
8 июль , 13:08

Әҗәл даруы түгел бит, саграк кулланыгыз инде

Ай саен бер кеше агуланган...

Әҗәл даруы түгел бит, саграк кулланыгыз инде
Әҗәл даруы түгел бит, саграк кулланыгыз инде

Ай саен бер кеше агуланган...

 

Роспотребнадзор матбугат хезмәте белдерүенчә, агымдагы елда 7 кеше гөмбә белән агуланган.

Биш кеше нинди гөмбә ашауларын белми ашап агуланган. Бер очракта маринадланган гөрәҗдә белән агуланганнар. Ә бер кеше, бөтенләй башка сыймый, чебен гөмбәсе ашаган.

Агулану билгеләре ашаганнан соң 1,5-2 сәгать узуга билгеле була. Баш, эч авырта башлый, эч китә, тәүлегенә 15 тапкыр йөгертүе, температура күтәрелүе ихтимал.

Пульс сирәгәя,  аяклар, куллар суына.

Сәламәт карт гөмбәләр белән дә агулану ихтимал. Яшьләрен генә маринадларга кирәк. Оцинковка савытта тозларга яки маринадларга ярамый.

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: