Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
8 июль , 18:20

Газ шартлаганнан соң ике кешенең хәле һаман бик авыр...

Җимерелгән подъездда яшәүчеләр туганнарында көн күрә. 

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов бүген, 8 июльдә ЦУРда узган киңәшмәдә Стәрлетамакта газ шартлау очрагы буенча доклад белән чыгыш ясады.

“4 подъездлы 9 катлы йортның 2нче катында көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды. 7 кеше җәрәхәтләнде. Бүгенге көндә  4 кеше Уфада дәвалана, 1 кеше  – Стәрлетамак дәваханәсендә.  Тикшереп чыкканнан соң, күп катлы йортның 2, 3, 4нче подъездында яшәүчеләр,  вакыйга көнне үк үз фатирларына кайтканнар. Гадәттән тыш хәл  теркәлгән подъезд конструкцияләрен тикшерү дәвам итә. Каза күргән подъездда яшәүчеләр өчен  вакытлыча тору урыны әзер, әмма гражданнар ул мөмкинлектән кулланмады, алар туганнарында яшәп торалар”, – диде Кирилл Первов.

Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов йортның торышын бәяли торган экспертиза 10 июльдә тәмамлана, шунда кешеләргә алар яшәгән подъездны кайчан һәм ничек торгызачакларын сөйләячәкләр, диде.

“Көн ахырына кадәр милек буенча күрелгән зыянны бәяләү  эше тәмамланачак. Кешеләр белән очрашып торабыз, элемтәдәбез”, – диде ул.

БРның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин сүзләре буенча, бүгенге көндә дүрт кеше пешүләр үзәгендә – ике авыру  бик авыр, әмма тотрыклы  хәлдә реанимациядә ята, ике пациент уртача авырлыктагы хәлдә палатага күчерелгән.

2 июль көнне  предприятиенең ике авария-торгызу эшләре слесаре Артём урамындагы 150нче санлы йортка “Подъездда газ исе” дигән заявканы үтәү өчен килгән.   Газ оешмасы мәгълүматы буенча, слесарьләр беренче подъездның  ис иң нык җыелган урындагы газ стоягында кранны япканнар, фатир хуҗасын көтеп алганнар һәм икенче катка күтәрелгәннәр. Фатирны ачу белән шартлау яңгыраган. Нәтиҗәдә  57 һәм 26 яшьлек слесарьләр икенче һәм өченче дәрәҗәдәге пешүләр алган. 66 яшьлек хатын һәлак булган.

Чыганак: bashinform.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: