Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
7 июль , 23:06

Бөрҗән районында туристларны утырткан автобуска ут капкан

Ул тулысынча янып беткән. 

Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Бүген Бөрҗән районының Байназар авылыннан тирәсендә юлда  автобуска ут капкан. Шаһитлар сүзләренчә, пассажирлар транспорт чарасыннан тиз  чыгып өлгергәннәр, корбаннар юк. Туристлар утырткан автобус Чиләбе өлкәсеннән  Шүлгәнташ тыюлыгына юлланган. Алар өчен резерв транспорт җибәргәннәр.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әлеге очракны раслаганнар. Вакыйга кичке сәгать тугызлар тирәсендә теркәлгән: Кага – Иске Субхангул юлында хәрәкәт иткән вакытта Hyundai Universe маркалы автобус на башлаган.

“Автобуста 43 кеше булган, шул исәптә 4 бала да бар. Пассажирлар автобустан үзаллы эвакуацияләнгән, каза күрүчеләр юк, – диләр ведомствода. – Пассажирларны арытаба Шүлгәнташ тыюлыгына илтер өчен Чиләбе өлкәсеннән резерв автобус җибәрелгән. Ул якынча өч сәгать дигәндә килеп җитәргә тиеш. Резерв автобусны хәвефсез урында көтәр өчен туристларны  Бөрҗән районы хакимиятенең мәгариф бүлегенең “ПАЗ” автобусы белән  Иске Субхангул авылы мәктәбенә илтеп куйганнар”. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: