Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 июль , 10:21

Машиналардан тимер өеме генә калган...

Караидел районында коточкыч авария ике водитель ханымның гомерен өзгән. 

Караидел  районында Бөре – Тастүбә – Сатка автомобиль юлында Яугилде торак пункты тирәсендә  өч машина – “Лада Гранта”, “Лада Калина” һәм “ВАЗ-2114” – катнашлыгында авария теркәлгән.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында “Гранта” һәм “Калина” рульләре артындагы 1982 һәм 1989 елгы хатын-кызлар һәлак булган, дип хәбәр иттеләр.  Өч кеше, шул исәптә өч бала,  җитди җәрәхәтләнгән. Янгын сүндерүчеләр аларны машинаны кисеп алган һәм беренче ярдәм күрсәткән. Алар әле дәваханәдә.

Авария сәбәпләре ачыклана.

Соңрак түбәндәгеләр билгеле булды. Чиләбе өлкәсендә яшәүче 42 яшьлек ханым, “Лада Калина” белән идарә итеп, каршыга килүче 35 яшьлек уфалы хатын идарәлегендәге “Лада Гранта”белән бәрелешкән, дип фаразлана. Соңрак “Лада Гранта” белән  юл уңаеннан хәрәкәт итүче “ВАЗ-2114” бәрелешкән.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә  “Гранта” белән “Калина” идарә итүче ханымнар вакыйга урынында ук җан биргән.  “Лада Калина”дагы пассажирлар – водитель ханымның 18 яшьлек кызы, 14 яшьлек улы һәм 17 яшьлек туганы төрле тән җәрәхәтләре алган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: