Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 июль , 10:42

“Хезмәт стажыгызны арттырабыз”, дип шалтыраттылар...

Бу сүзләрне ишетү белән кемнәрдер сөенеп куя хәтта...

Шунда ук трубканы куегыз, сөйләшүне туктатыгыз. Телефон аша беркайчан беркем белән акча темасына сөйләшмәгез! Якыннарыгызны, бигрәк тә өлкән яшьтәге әти – әниләрегезне бу турыда кисәтеп куегыз!
Мошенниклар кешеләрнең “авырткан ” урыннарын бик яхшы беләләр. Мәсәлән, кайсы пенсионерның пенсиясен арттырасы киләмәсен инде. Алар моңардан оятсыз рәвештә файдаланалар. Социаль фонд хезмәткәре исеменнән “сезнең теркәлмичә калган хезмәт стажыгыз табылды, аны кертсәгез, пенсиягезне арттыра алачаксыз” дип шалтыраталар.
Шундый сөенечле хәбәрне ишеткәч, алар белән сөйләшүне дәвам итүчеләрне фондка килергә чакыралар. Ышанмас җиреңнән ышанрсың , алар бит гамәлдәге дөрес адресларны атыйлар.
Менә шуннан соң иң мөһим момент җитә: кабул итүгә язылу өчен пенсионер паспорт, СНИЛС , ИНН мәгълүматларын әйтә һәм смс белән килгән кодны аларга хәбәр итә. Шушы мәгълүматлар аша мошенниклар, кешеләрнең Дәүләт хезмәтләрендә (Госуслуги) теркәлгән битләренә кереп, пенсионер исеменә кредитлар, займнар рәсмиләштерәләр.
Исегездә тотыгыз: Социаль фонд хезмәткәрләре беркайчан да гражданнарга шалтыратмыйлар! Әгәр сорауларыгыз булса, үзегез 8-800-10=000-01 телефоны аша шалтырата яки якындагы бүлекчәгә бара аласыз.

Автор: Гүзәл Гаянова.

Читайте нас: