Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
4 июль , 10:19

Йоклап киткән водительнең машинасы әйләнгән

Салонда өч пассажир да булган...

БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты

Дүртөйле – Нефтекама юлында Яңа Биектау авылы тирәсендә  әйләнгән Chevrolet Niva машинасында өч кеше каза күргән.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, водительхәрәкәт вакытында йоклап киткән. Авария шул сәбәпле килеп чыккан.

Машина салоныннан пассажирларны коткаручыларга аза итәргә туры килгән. Өч кешене Дүртөйле район үхзәк дәваханәсенә  госпитализацияләгәннәр. Водительнең үзенә берни дә булмаган.

“Бу инцидент юл хәрәкәте  һәм җаваплы машина йөртү кагыйдәләрен үтәнең никадәр мөһим икәнен искәртеп тора. Водительгә игътибарлы булырга, арыган хәлдә ял итәргә һәм хәрәкәт вакытында йоклап китүгә юл куймаска кирәк. Чөнки боланың барысы да һәлакәткә илтә. Водительгә үз халәтен даими контрольдә тотарга кирәк һәм арыган-талчыккан хәлдә туктап ял итәргә кирәк”, – диләр гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: