Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
4 июль , 20:47

Көймә әйләнгәч, дуслары баткан

Ахирләр былтыр сатып алган көймәдә йөзеп карарга булганнар.

Мәчетле районында пассажирлар йөзгән көймә баткан. Ир-атлар суднода тәүге тапкыр йөзгәннәр.

Эдуард исемле ир былтыр  моторлы көймә сатып алган. Әмма аны быел гына сынарга булган. Дуслары Венер һәм  Дмитрий белән ул, сыра тартмасы һәм хәмер алып, Әй елгасы буйлап Большеустьикиннан Әләгәз авылына  юлланган.

Ир-атлар ярты көн елгада йөзгәннәр. Тик бермәл су астындагы агач кисәгенә барып менгәннәр һәм көймә әйләнгән. Пассажирлар бата башлаган. Кызганычка каршы, яр буена Эдуард белән Дмитрий гына йөзеп чыга алган. Венер йөзә белмәгән – дуслары аны төнге сәгать уникегә кадәр эзләгәннәр. Таба алмагач, коткаручыларга шалтыратканнар. Ирне дә, көймәне дә  әле булса тапмаганнар. Вакыйга урынында коткаручылар, водолазлар һәм полицейскийлар эшли. Аларга җирле халык та ярдәм итә, диләр  БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында. 

Чыганак: Mash Batash Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: