Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
4 июль , 10:50

Елан чакса нишләргә?

Исән калу өчен күпме вакыт бирелә?  

Елан чакса нишләргә?
Елан чакса нишләргә?

Исән калу өчен ничә күпме вакыт бирелә?

 

Җәй рәхәт булса да, аның кыенлыклары да бар. Мисал өчен – еланнар. Эссе көннәрдә алар активлаша, агрессивлаша, димәк, аларны сулы җирдә дә, коры җирдә дә очрату ихтималы бермә-бер арта.

Күбрәк бездә кара елланнар кешегә зыян сала. Ә ул чакса, кеше үләргә мөмкин, дип кисәтә токсиколог белгечләр. Табиблар андый хәлгә тарыган очракта, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итә, чөнки елан агуыннан үзаллы гына котылып булмый.

Елан үзе агрессив түгел, ул үзенә куркыныч янаганда гына һөҗүм итә. Аякларыгыз белән кая басканны, кулларыгыз белән нигә тотынуыгызны уйлагыз.

Елан чакса, зарарланган җирне селкетергә, хәрәкәтләндерергә ярамый. Медицина ярдәме көткән арада, елан тешләгән урынга стериль бәй салырга, антигистамин дару һәм күп итеп су эчәргә кирәк.

 Медицина ярдәменә ашыгыч, тиз мөрәҗәгать итү бик тә мөһим, чөнки дәвалану елан тешләгәннән соң беренче 48 сәгать эчендә башланырга тиеш.

Фото:  animals.pibig.info

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: