Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 июль , 09:59

Стәрлетамакта газ шартлаганнан соң ни хәлләр бар?

Шундый бәла-казадан Аллаһ сакласын. 

Кичә, 2 июль көнне, Стәрлетамак шәһәренең Артём урамындагы 9 катлы йортның икенче каттагы фатирында газ хезмәте эшчеләре ремонт ясаган вакытта газ-һава катнашмасы шартлавы турындагы хәбәр таралды.  Тиз арада оператив штаб төзелде. Аны шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов җитәкләде. 33нче санлы мәктәп нигезендә  каза күрүчеләргә ярдәм үзәге оештырылды. 80 кешене эвакуацияләделәр.

Прокуратура бу очрак буенча тикшерү башлаган. Соңрак “Кулланучылар гомеренең хәвефсезлеге һәм сәламәтлеге таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Телеграм-каналларда кыска гына видео таралды. Ике баласын (берсе коляскада) калдырган яшь ана подъездга керә, һәм берничә секундтан подъезд ишеге шартлау дулкыны белән чыгып оча, хатынның баласы өстенә ава, чыгып очкан ишек колясканы да аудара. Һәм аркасына ут капкан хатын подъезддан чыгып йөгерә. Кызганычка каршы, шартлау нәтиҗәсендә 1958 елгы хатын һәлак булган. Махсус хезмәтләрдә хәбәр итүләренчә, 1986, 1988, 1998нче елгы хатын-кызлар,  1967 һәм 1997 елгы ике ир-ат, шулай ук 2014 елгы кыз баланы дәваханәгә салганнар. Коляскадагы баланың хәле әйбәт, ул нибары берничә җирдә сыдырылган гына, дип хәбәр иттеләр.

Шартлауның көчле дулкыны тәрәзәләрне ватып очырган. Пыяла кисәкләре берничә метр ераклыкка сибелгән. Беренче һәм фатир урнашкан икенче катта да барлык фатирларның ишекләре чыгып очкан. Шартлау булган фатирда стена ярылган. Газ шартлавы нәтиҗәсендә беренче подъезддагы 11 фатирга  төрле дәрәҗәдә зыян килгән. Өч фатирда бүлмәләр арасындагы стеналарга зыян килгән.

Кичен гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Катнашучылар Артем урамындагы 150нче санлы  йортта көнкүреш газы шартлау нәтиҗәләрен бетерү чаралары, шулай ук эвакуацияләнгән кешеләрнең вакытлыча яшәү мәсьәләсе турында фикер алыштылар.

 “Белгечләр тикшерүе нәтиҗәсендә 2, 3, 4 подъездларның зыян күрмәве һәм яшәү өчен хәвефсез булуы ачыкланган. Халык бүген үк үз фатирларына кайта ала. Ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар яшәүчеләр белән бергә һәр фатирда газ, электр җиһазлары һәм су белән тәэмин итүнең техник торышын тикшерәчәк, — дип хәбәр иттеләр муниципалитетның матбугат хезмәтендә. – Көнкүреш газы шартлаган беренче подъездда яшәүчеләр кирәк булганда вакытлыча урнаштыру пунктыннан файдалана ала. Анда алар туклану, психологик һәм медицина ярдәме белән тәэмин ителәчәк. Тикшерү эшләре үткәрелгәннән соң, торак биналарның кешеләрнең киләчәктә яшәү өчен яраклылыгы буенча җентекле-инструменталь тикшерү узачак. Шәхси милекне полиция хезмәткәрләре саклый. Хәзерге вакытта беренче подъездда газ, электр һәм су белән тәэмин итү тулысынча өзелгән“.

Көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр белән мәсьәлә махсус контрольдә тора. Аларга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Гадәттән тыш хәл буенча комиссия  утырышыннан соң хакимият башлыгы Артем урамындагы 150нче йортта яшәүчеләр белән очрашты һәм аларга комиссия карарларын җиткерде. 2, 3, 4нче подъездларда яшәүчеләр үз фатирларына кайта башладылар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: