Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
1 июль , 10:31

М-5 трассасындагы коточкыч авария аркасында зур тыгын барлыкка килгән

Аллаһ  сакласын!

Социаль  челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Уфа читендә бүген  иртән М5 Уфа-Чиләбе трассасының 1480нче километрында Октябрьский шәһәрендә яшәүче 55 яшьлек водитель, “Вольво” йөк машинасында Рус Юрмашы авылына табан хәрәкәт иткәндә, ачык кузов белән юл төененә барып бәрелгән.  

Авария нәтиҗәсендә  машина йөртүчене төрле тән җәрәхәтләре белән  дәваханәгә алып киткәннәр.

ДАИ тикшерү башлаган.

Төрле мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә язуларынча, юлда зур бөкеләр хасил булган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: