Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
1 июль , 16:46

Ишембай районындагы лагерьда бер бала тәрәзәдән егылып төшкән

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Прокуратура Ишембай районының “Спутник” лагеренда баланың тәрәзәдән егылып төшү очрагын тикшерә. Әлегә билгеле булуынча, 29 июнь кичендә  8 яшьлек кыз бала сәламәтләндерү лагере бинасының икенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән.

Mash Batash Телеграм-каналы язуынча, кыз бала тәрәзә төбендә уйнаган һәм москит челтәренә таянган. Аның табаны имгәнгән, корсагы җәрәхәтләнгән һәм баш мие селкенгән, дип яза канал. Җәрәхәтләр алган баланы дәваханәгә озатканнар.

"Ишембай районара прокуратурасы учреждениедә балигъ булмаганнарның хәвефсез булу шартларын тәэмин итү турындагы законнарның үтәлешен тикшерәчәк, персоналның гамәлләренә (гамәлсезлегенә) бәя бирәчәк. Нигезләр булганда прокурор реакциясе чараларын күрү мәсьәләсе хәл ителәчәк", – дип хәбәр иттеләр республиканың күзәтчелек ведомствосында. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: