Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
29 июнь , 22:31

"Кәбестә, помидор, борычлар - бар да су астында калды..." (ВИДЕО)

Авыл халкы булачак уңыш өчен борчыла. 

Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

 Ишембай районының Түбәнге Әрмет авылында көчле койма яңгырлар яву сәбәпле авыл халкының бакчалары һәм ихаталары су астында калган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгына үз чыганаклары сөйләгән.

Ишембай районында яңгырлар бер атна чамасы ява инде. Яңгыр аркасындагы су ташулар бакчаларга, абзар, гаражларга зыян салган. Су базларга үтеп кергән. Явым-төшемнәр җир кишәрлекләрен һәм юлларны су астында калдырган.

Кешеләр Түбәнге Әрметтә көчле койма яңгырлар яву сәбәпле  авыл  уртасыннан аккан Кече Әрмет елгасы ярларыннан чыгуын хәбәр итә. Авыл халкы шулай ук бәрәңге һәм башка яшелчәләр уңышы булмас инде дип  пошына, ди.

“Кәбестә, җир җиләге, помидорлар, борычлар, кишер, суган – бар да су астында калды”, – ди Түбәнге Әрметтә яшәүче бер ханым.

“Безнең елга бәләкәй. Аны галош киеп кичеп була иде. Яр биеклеге 1,5-2 м тәшкил итә иде. Әле исә су яр кырыйларына җитте дисәң дә була”, – ди бер абзый.

Исегезгә төшерәбез, республикада  уңай булмаган һава шартларын күзәтүче һәм каза күргән территорияләрдән  шалтыратулар кабул итүче МЧС оператив штабы булдырылды. 

Чыганак: bashinform.ru

Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: