+5 °С
Яңгыр
Башкортстанда бер балыкчы яр буеннан егылып төшеп һәлак булган. Фаҗига Чишмә районының Калмаш елгасында теркәлгән.
Һәлак булган 36 яшьлек ир-ат гәүдәсен елгада ярга якын урында узгынчылар тапкан, дип хәбәр итәләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Махсус хезмәтләрдә республика халкын сулыклар янында игътибарлы булырга чакыралар. Яңгырлар яву сәбәпле кайсыбер елгаларда су дәрәҗәсе күтәрелде, ә ярлары, йомшарып, ишелә башлаган.
Чыганак: bashinform.ru