Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
26 июнь , 19:37

Сыер ташландык коега төшеп киткән

Әстагъфирулла!

Республиканың Гафури районында сыер малы ташландык коега төшеп киткән. Бәхеткә, малкайны узгынчы кеше күргән һәм ул сөтлебикә язмышына битараф калмаган. Узгынчы ир вакыйга турында мәгълүматны социаль челтәрләрдәге җирле төркемдә урнаштырган, постта ул сыерның биркасын да төшереп алган.

Игътибарлы кешеләр  һәм социаль челтәрләр көче ярдәмендә сыерның хуҗасы тиз табыла. Уртак көч белән малкайны  коедан чыгаралар. Бәхеткә, сыер җитди җәрәхәтләнмәгән,  нибары бераз курыккан  һәм сыдырылган гына. 

Чыганак: newsbash.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: