Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
26 июнь , 14:30

Кыяр ашаганда тыгылып үлгән

Әй, Ходаем!

"КП-Уфа"
Фото:"КП-Уфа"

Башкортстанда югары уку йортында укучы 21 яшьлек кыз, тамагына кыяр тыгылып, якты дөнья белән хушлашкан.

Кыяр кисәге кызның тын юлына төшеп утырган һәм ул сулыш ала алмый башлаган. Бүлмәдәше аңа төрлечә ярдәм итәргә тырышып караган, ашыгыч ярдәм чакырткан. Ләкин, кызганычка каршы, медиклар килгәндә кыз инде җан биргән булган.

Кызның туганнары медиклар аңа ярдәм итә алган булыр иде, ләкин тиешле ярдәм күрсәтелмәгән дип саный. Алар Сәламәтле саклау министрлыгыннан тикшерү үткәрүне сораган.

“Башинформ” агентлыгына министрлыкның матбугат хезмәте шундый аңлатма биргән: “ Ашыгыч ярдәмгә “аңын югалтты -  зәңгәрләнде, сәбәбе билгесез” дигән чакыру 18 июньдә 23 сәгать 36 минутта килгән. 23 сәгать 42 минутта ашыгыч ярдәм бригадасы әлеге адрес буенча килеп җиткән. Табиб караганда йокы артерияләрендә пульсация булмаган, күз каралары зурайган , яктылыкка реакциясе, күз мөгезчәсе рефлекслары булмаган”.

Мәрхүм кызны 20 июньдә җирләгәннәр. Ә ул июньдә имтиханнарын тапшырып, югары уку йортының икенче курсына күчәргә тиеш булган. Сентябрьдә никах укытырга җыенган булганнар...

Чыганак:  "Башинформ"

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: