Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
21 июнь , 11:44

Салат ашап агуланганнар...

Салатка эләккән бактериядән бүленгән экзотоксин елан агуыннан 372 тапкырга агулырак(!), диләр.

Социаль челтәр.
Социаль челтәр.

 Замана рәхәтлекләре кешеләрне боза торган чорда яшибез. Хәзер өйдә ашарга пешермәсәң дә була. Бигрәк тә шәһәрләрдә әзер азыкны өйгә китертеп бирү күренеше арта бара.

Әмма бу рәхәтнең хәвефле ягы да бар: ул ризыкны кайда һәм нинди шартларда әзерләнгәнен белмисең. Һәм моның ачы нәтиҗәләре килеп чыга башлады: үткән атнада илнең берничә төбәгендә әзер ризык ашап 200гә якын кеше агуланды. Мәскәүдә 150гә якын кешедә, Казанда һәм Түбән Новгородта 14 кешедә ботулизм ачыкланды. Бу – бик куркыныч авыру, бүген күпләр реанимациядә ята. Аларның барысы да әзер ризык китерү хезмәтеннән бер үк ризыкларны ашаган. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, агулану корбаннары, ике төрле җитештерүчедән “Лобио салаты” һәм “Тунец, фасоль һәм алма салаты” кулланган. Беренчесен – “Локалкитчен” (“Районда ашханә”), икенчесен “Гастропорт” компаниясеннән “заказать” иткәннәр. Алар, әлеге салатларны ашаганнан соң берничә сәгать үтүгә үзләрен начар хис итә башлаган.

Кешеләрне күпләп агулау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бүген оешмалар җитәкчеләре, шулай ук фасоль белән тәэмин итүче “Савон-К” компаниясе башлыгы тикшерүчеләрнең сорауларына җавап бирә. Оешмаларның эше туктатылган, шикле продукция экспертизага җибәрелгән.

Шунысын әйтергә кирәк: әлеге салатлар тышкы яктан бер шик тә тудырмый. Чит ис сизелми, төсе һәм тәме үзгәрмәгән. Ә чынлыкта алар эчендә көчле органик агу булган. Мондый ризыкны бер кашык кабу да сәламәтлек өчен нык куркыныч, диләр белгечләр. Әлеге салатлар составында консерваланган фасоль һәм тунец балыгы булган. Куркыныч токсин бүлеп чыгаручы бактериянең нинди продуктта булуы турында лаборатория тикшерүләреннән соң хәбәр итәчәкләр. Һәм аның кайсы вакытта продукт составына эләгүен дә ачыклаячаклар. Бу бактерия продуктка, чималны үстерүдән һәм әзерләүдән алып, стерильләштерүгә һәм консервацияләүгә кадәрге теләсә кайсы этапта эләксә дә, банканы ачканчыга кадәр анда саклануы белән куркыныч. Кеше организмына эләгү – аның өчен идеаль шарт. Микроорганизмны тозлы кислота җимерә алмый һәм ул эчәклеккә урнаша. Аңардан бүленгән экзотоксин елан агуыннан 372 тапкырга агулырак (!), диләр табиблар.

“Нерв системасы, нерв-мускуллар эшчәнлегенә зыян килә, һәм 5-10 процент очракта үлем белән тәмамланырга мөмкин. Ботулизмның беренче билгеләре – күңел болгану, косу. Аннары көзән җыеру, күз аллары караңгылану, күз алдында томан барлыкка килү, бер әйберне ике итеп күрү, күрү сәләте бозылу ихтимал”, – дип аңлата токсиколог Алексей Казанцев.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, ботулотоксиннар бүгенге көнгә кадәр билгеле булган үлемгә китерүче иң көчле матдәләр исемлегенә керә. Алар нерв функцияләрен зарарлап, сулыш алу һәм мускул параличына китерергә мөмкин. Төп билгеләре – арыганлык, хәлсезлек һәм баш әйләнү, авыз эче кибү, шулай ук йоту һәм сөйләм авырлашу, кайбер очракларда диарея, эч күбү күзәтелә. Температура күтәрелми. Ботулизм кешедән кешегә күчми.

Бездә, гадәттә, гадәттән тыш хәл булмый торып, проблемага күз йомып киләләр. Билгеле булуынча, илдәге соңгы вакыйгаларга сылтанып, кафе-рестораннар, азык-төлек җитештерү һәм китереп бирү сервислары планнан тыш тикшерүләрдән вакытлыча азат ителде, ягъни мораторий кертелде. Әлеге хәлдән соң “Иҗтимагый кулланучылар башлангычы” оешмасы премьер-министр Михаил Мишустинга мораторийны гамәлдән чыгаруны сорап мөрәҗәгать иткән.

“Зур көндәшлек аркасында, предприятиеләр мәҗбүри санитария таләпләрен үтәмиләр, акчаны янга калдырырга тырышалар. Ә планнан тыш тикшерүләрдән азат ителү сыйфатсыз продукция сатарга мөмкинлек бирә”, – дигән Русия кулланучылар берлеге рәисе Петр Шелищ.

Дәүләт Думасы депутаты Алексей Куринный да халыкның сәламәтлеге турында сүз барган урында мораторийның чикләргә чакырды.

“Кешеләр сәламәтлегенә зыян килүгә кагылышлы мәсьәләдә контрольне һәм даими тикшерүләрне тергезергә кирәк. Мораторий мондый хәлләргә китерү хәвефе тудыра. Әмма алар турында “Мистер Сидр” яки хәзерге ботулизм кебек массакүләм характерда булганда гына сөйли башлыйлар. Ә, чынлыкта мондый хәлләр даими булып тора”, – диде сәясәтче.

Аның фикеренчә, сәламәтлеккә кагылышлы бизнесны тикшерүгә мораторий Украина конфликты, яңа технологияләр һәм башкалар белән бәйле түгел, шуңа аны гамәлдән чыгарырга мөмкин һәм кирәк тә.

Чынлап та, ризык әзерләгәндә санитар таләпләрне бозу очраклары турында еш ишетеп торабыз. Әле дә шул ук хәл кабатланган.

“Предприятие сәнәгать зонасында, чүплекләр янында, антисанитар шартларда урнашкан. Фасоль әзерләү процессы барлык таләпләрне һәм нормаларны бозып оештырылган, – дип хәбәр иттеләр Роспотребнадзорда “Савон-К” компаниясе турында. – Предприятие стериль булмаган продуктны вакуумлы пакетларда саклау вакытын үзаллы билгеләгән (+2 гадустан +25 градуска кадәр температурада ике айга кадәр). Цех биналарының һәм корылмаларның санитар-техник торышы канәгатьләнерлек түгел, чималга һәм җитештерелгән продукциягә контроль үткәрелмәгән, хезмәткәрләрнең шәхси медицина китаплары булмаган”.

Бу проблема турында хәзер күпләр чаң кагыр, мөгаен. Чөнки әлеге ботулизмның таралуы Үзәк Русиядә соңгы 30 елда иң көчлесе дип аталды. Әмма кулланучыларга да үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга кирәктер, мөгаен. Өйдә, үзең әзерләгән ризык күпкә ышанычлырак. Шулай да кайсыбер продуктларны барыбер кибеттән сатып алырга туры килә. Шулай булгач, җитештерүчеләрнең намусына ышанырга кала...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: