Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
21 июнь , 17:05

Алданучылар саны арта

Бер көн эчендә республика Эчке эшләр министрлыгында 29 алдау очрагы теркәлгән.

topnews.ru
Фото:topnews.ru

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенең 8 нче полиция бүлегенә мошенниклардан зыян күрүче хатын-кыз 1 миллион сумнан артык акчасын урлавы турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Аның сүзләренчә, аның белән мессенджер аша элемтәгә кергәннәр һәм үзләрен хокук саклау органнары, шулай ук үзәк банк хезмәткәрләре дип таныштырганнар. Хатын-кызны «чит ил махсус хезмәтләрен финанслау турында» җинаять эше кузгатылган дип куркытканнар. Акчаны саклар өчен кредит алырга һәм аны башка банк счетына күчерергә кирәк диләр, ә счет номерын мошенниклар үзләре күрсәткән. Җинаять җаваплылыгыннан качар өчен, шок хәлендә калган хатын акчаны билгесез банк счетына күчерә.

Полициягә шундый ук гариза белән Уфалы мөрәҗәгать иткән. Мошенник мессенджер аша шалтыраткан һәм үзен кәрәзле элемтә операторы дип таныштырган. Ул үз корбанының шәхси мәгълүматларын ачыклау өчен «дәүләт хезмәтләре» Порталы аша сим-картаның гамәлдә булу вакытын онлайн озайтырга тәкъдим иткән. Шуннан соң банкның ялган хезмәткәре шалтыратып, гариза бирүче исеменә кредит рәсмиләштерү омтылышы турында хәбәр иткән. Җинаятьченең күрсәтмәсе буенча, алданучы мөмкин кадәр тизрәк кредит рәсмиләштерергә һәм акчаны «имин счетка» күчерергә кирәк булган. Мошенник корбаны барлык тәкъдим ителгән гамәлләрне үтәгән һәм 800 мең сумнан артык акчасын югалткан.

Хөрмәтле гражданнар! Уяу булыгыз! Көннән-көн мондый мошенниклык схемаларыннан зыян күрүчеләр саны арта. Кушымталардан, бигрәк тә билгесез номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәгез. Онытмагыз, мошенниклар ялган номерлар куллана ала. Әгәр дә шикле шалтырату килеп чыкса, трубканы алмагыз.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: